Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Иске Кадины чүп үләннәре баскан

Әлеге авылның байтак урамнарында, тыкрыкларында, кайбер өйләр тирәсендә чүп үләннәрен вакытында чапмыйлар. Бер дә килешми торган хәл. Шул ук вакытта Иске Кади авыл җирлегенең Якты Тау, Тукай, Светлогорск поселокларында яшәүчеләр бу яктан мактауга лаек, быел чисталыкка зур игътибар бирәләр, аларга җитди дәгъва белдерүче юк. Югары Кәминкә, Керкәле авылларында да йортлар...

Әлеге авылның байтак урамнарында, тыкрыкларында, кайбер өйләр тирәсендә чүп үләннәрен вакытында чапмыйлар. Бер дә килешми торган хәл.

Шул ук вакытта Иске Кади авыл җирлегенең Якты Тау, Тукай, Светлогорск поселокларында яшәүчеләр бу яктан мактауга лаек, быел чисталыкка зур игътибар бирәләр, аларга җитди дәгъва белдерүче юк. Югары Кәминкә, Керкәле авылларында да йортлар тирәсендә чүп үләннәренә иркенләп үсәргә мөмкинлек бирмиләр.
Чирмешәндә чисталыйсы урыннар күп әле. Әнә Тынычлык урамында бер йорт яз башыннан бирле чүп эчендә, биредә үләннәр бер метр биеклеккә җиткән. Хуҗаларына оялырга вакыт. Андыйларга карата ничек чара күрмисең?! Быел район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия, йорт тирәсе пычрак иллеләп кешегә штраф салды инде. Соңыннан аклану урынсыз, чисталык кирәклеге хакында гел әйтеп, кисәтеп торалар бит. Шуны онытмыйк, чисталык - үзебез өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл җирлегендә чисталык Иске Кади авылында чисталык

2
X