Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Иске Кадида мунча янып 100 мең сумлык зыян килгән

Иске Кади авылының Телевизор урамындагы бер хуҗалыкта янгын чыккан. 112 хезмәтенә бу хакта 25 августта, төнге икенче яртыларда кесә телефоннан шалтыратып хәбәр итәләр.

Мунчага капкан утны сүндерергә Ульяновка авылындагы янгын часте бүлекчәсе белгечләре бара. Алар килеп җиткәч, мунчаның түбәсе ишелеп төшә. “Кызыл әтәч” янкорма итеп төзеләгән гараж түбәсенә дә зыян салган. Блоктан төзелгән мунча бинасы хәзер гамәлгә яраксыз: стеналары ярылган, кирпече уала. Матди зыян - 100 мең сум.

Беренче мәгълүматлар буенча, белгечләр әйтүенчә, янгын мунча миче морҗасының төзек булмавы сәбәпле чыккан.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев