Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә бер укучы аттестатсыз калган

Быел районда бер укучы математикадан бердәм дәүләт имтиханын тапшыра алмыйча, аттестатсыз калган. Кабат ул имтиханны октябрь аенда бирә алачак. Үткән уку елында безнең районда 155 укучы 11 фәннән бердәм дәүләт имтиханнары тапшырган. Мәҗбүри фәннәрдән тыш, укучылар арасында, җәмгыять белеме (72 укучы), физика (52), биология (32), химия (19), тарих (19) кебек...

Быел районда бер укучы математикадан бердәм дәүләт имтиханын тапшыра алмыйча, аттестатсыз калган. Кабат ул имтиханны октябрь аенда бирә алачак.

Үткән уку елында безнең районда 155 укучы 11 фәннән бердәм дәүләт имтиханнары тапшырган. Мәҗбүри фәннәрдән тыш, укучылар арасында, җәмгыять белеме (72 укучы), физика (52), биология (32), химия (19), тарих (19) кебек фәннәр аеруча популяр булган. Географиядән нибары 4 укучы имтихан тоткан.
Гомумән алганда, район укучыларының күрсәткечләре узган ел белән чагыштырганда яхшырган. Әйтик, баллар рус теленнән 3,3кә, инглиз теленнән 4,6га, химиядән 7,2гә, физикадан 6,3кә, рус әдәбиятыннан 2,6га, биологиядән 0,6га арткан. Шул ук вакытта кайбер фәннәрдән баллар, мәсәлән, географиядән ( 10 баллга ким), тарихтан (5,6га түбән), информатикадан (5,1гә аз) былтыргыга караганда түбәнрәк.
Гомумән алганда, район күрсәткечләре республиканыкыннан калыша. Биологиядән һәм математикадан гына ул бераз югары.
-Татарстан укучыларының нәтиҗәләре, башка төбәкләр күрсәткечләре белән чагыштырганда, начар булмаса да, бу юнәлештә эшлиселәр бик күп әле, - диде ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Премьер - министры урынбасары, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.
Быел республикада 18 мең 156 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ тапшырган, шуларның 118се, имтиханнарны бирә алмау нәтиҗәсендә, аттестатсыз калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы география физика

2
X