Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә бер хатын-кыз балаларына начар үрнәк күрсәтә, аракыдан арына алмый

Әле бер атна элек кенә балигъ булмаган балаларын калдырып, атналап кәеф-сафа корып йөргән әни кеше бүген инде аларны әби-бабасына да ышандырырга теләми.

Район балигъ булмаганнар эшләре һәм аларны яклау комиссиясенең чираттагы утырышында кабат шундый әниләр һәм хокук яки тәртип бозган балаларның эшләре тикшерелде.

Чирмешәнле С. балаларын ташлап китүенең сәбәбен үзе дә аңлата  алмый. Һәм мондый хәл беренче тапкыр гына түгел, бер айда ике тапкыр кабатланган. Моңа кадәр дә күп тапкыр алкогольдән дәваланып та, озак тыелып тора алмаган ана кешегә озак вакытка тернәкләндерү курсларына барырга тәкъдим иттеләр. Бу очракта ул балаларын һәм йортын ташлап китә алмый. Комиссия членнары  аңа карата ана хокукларын чикләү буенча документлар пакеты әзерләү турында карар чыгардылар. Соңгы сүзне суд әйтәчәк.

18 яшьлек балигъ булмаган курсташын спиртлы эчемлек белән сыйлаган якташыбызга, әле үзе акча эшләмәсә дә, янчыгын шактый бушатырга туры киләчәк, аңа штраф салынды.

Уйламыйча әйтелгән сүзләр өчен кулларын “уйнаткан” студент егеткә салынган штраф та бәләкәй түгел.

Төнге вакытта спиртлы эчемлек эчеп җәмәгать урынында йөргән балигъ булмаган кызның әнисенә җавап тотарга туры килде. Баласы сәламәтлегенә һәм аның үсешенә зыян китерүне кисәтү чараларын тәэмин итүгә карата таләпләрне үтәмәгән 6әни кешегә штраф салынды. Яшүсмер белән психологлар эшли.

Утырышта профилактик мәсьәләләр дә каралды. Гаилә эчендәге климатны билгеләү, гаиләдә көч куллану фактларын ачыклау максатыннан тулы булмаган һәм социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә үсүче 209 бала арасында тест уздырылган. Тест нәтиҗәләре буенча психологик һәм педагогик ярдәм зарур балалар белән белгечләр  шөгыльләнә.

фото: архив

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев