Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә хужасыз этләр күбәйгән

Соңгы вакытларда Чирмешән урамнарында хуҗасыз этләр күбәйде. Алар аеруча кич белән куркыныч тудыра. -Соңгы көннәрдә безгә дә бу хакта гариза һәм шикаятьләр белән керүчеләр күбәйде,- ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Быел бу юнәлештә эшне башладык, этләр күпләп йөрүче урыннарга дару төймәләре куябыз. Гомумән алганда, хуҗасыз...

Соңгы вакытларда Чирмешән урамнарында хуҗасыз этләр күбәйде. Алар аеруча кич белән куркыныч тудыра.

-Соңгы көннәрдә безгә дә бу хакта гариза һәм шикаятьләр белән керүчеләр күбәйде,- ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Быел бу юнәлештә эшне башладык, этләр күпләп йөрүче урыннарга дару төймәләре куябыз.
Гомумән алганда, хуҗасыз хайваннарны аулауны район башкарма комитеты оештыра.
-Хуҗасыз этләрне тоту өчен кирәкле документлар әзер, килешү буенча бу эшкә махсус кешеләр яллыйбыз, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әкъдәс Шакиров.- Моңа акча республика бюджетыннан бирелә.
Үткән ел шушы ысул белән район буенча 85 эт тотылган һәм тагын халыкка куркыныч тудыручы хуҗасыз 320 йорт хайваны (217 эт һәм 103 мәче) юк ителгән. Бу эшкә 100 мең сумнан артык акча тотылган. Быел да шул чама булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы