Проблема бар

Чирмешән юлында иномаркага ут капкан

Быелның январь-февраль айларында Чирмешәндәге 135 нче янгын часте машиналарын ут сүндерергә дип, биш тапкыр кузгаталар. Дүрт очракта - район үзәгендә, Яңа Элмәледә, Бәркәтәдә мунчалар янган. Ике очракта ут казасы мичләрне караучысыз калдыру аркасында чыккан. Берәүләрнең мич морҗасы төзек булмаган, икенчеләрнең мунчасындагы янгынның сәбәбе - электр үткәргечләрдәге кыска ялганыш. Янгын күзәтчелеге...

Быелның январь-февраль айларында Чирмешәндәге 135 нче янгын часте машиналарын ут сүндерергә дип, биш тапкыр кузгаталар. Дүрт очракта - район үзәгендә, Яңа Элмәледә, Бәркәтәдә мунчалар янган.

Ике очракта ут казасы мичләрне караучысыз калдыру аркасында чыккан. Берәүләрнең мич морҗасы төзек булмаган, икенчеләрнең мунчасындагы янгынның сәбәбе - электр үткәргечләрдәге кыска ялганыш. Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре әйтүенчә, Лашманда янган торак йорт хуҗасы электр плитәсен кабызган килеш оныткан.
Ә бер райондашыбыз "иномарка"сының двигателе яна башлаган. Дөрес, хуҗасы аны вакытында сүндереп өлгергән.
-Шөкер, уттан кешеләр зарар күрмәде. Былгы янгыннардан булган материаль зыян исә - 100 мең сумнар чамасы. Тагын бер кат искә төшерәбез: мичләрне, электр җиһазларын, зинһар, кабызган килеш караучысыз калдырмагыз, - ди Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча янгын күзәтчелеге белгече Андрей Фомин.

Автор фотосы.


Чирмешән районы Янгын куркынычсызлыгы

Нет комментариев