Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районының Бәркәтә авылында йорт янды

Бу атнада, Бәркәтә авылында янгын чыгып, әниле-уллы гаиләнең йорты янып бетә. Утның күршеләргә дә күчү куркынычы булган.

Райондагы бердәм диспетчерлык хезмәтеннән хәбәр итүләренчә,  ут, өй януы хакында 01 телефоны аша кичке бишенче яртыларда шалтыратып әйтәләр.

Янгынны сүндерергә Бәркәтәдәге аерым посттан – бер, Чирмешәннән янгын сүндергеч ике автомашина җәлеп ителгән.

-Без килгәндә, өй  тулысынча яна, тәрәзәләрдән ялкын чыга иде. Янәшәдәге абзарга да ут капкан. Бәла чыкканда, йорт хуҗасы, 72 яшьлек хатын-кыз –күршеләрдә, улы бакчада була, шуңа утның үрләвен күрмичә калганнар, - ди Чирмешәннең 135 нче янгын-коткару часте начальнигы урынбасары Раил Галимов. -Янгын нәтиҗәсендә йорт янып бетте, абзар да гамәлгә яраксыз. Утның ян-як күршеләргә, өйдән – гаражга, абзардан – өйгә күчү куркынычы бар иде. Аларны саклап калдык.

Ут чыгуның сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Гадәттән тыш бу хәлне белгечләр тикшерә.

Раил Галимов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев