Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында да телләр турында законны үтәмәүчеләр бар

ТР Министрлар Кабинетының республикада дәүләт телләре хакындагы законны гамәлгә ашыруга кагылышлы, видеоэлемтә режимында районнар белән үткәрелгән утырышында кайбер районнарны тәнкыйтьләделәр, безнең районга да дәгъвалар бар. Бу уңайдан эшләнәселәр, гомумән, күп әле.

Инде күпме генә сөйләнсә дә, әле һаман урам, оешма, кибет исемнәрен татар телендә дә язып куя алмыйбыз. Кая анда татарча, хәтта рус теленә дә хөрмәт юк чамасында икән. Әнә кайбер слайд фотоларыннан күренгәнчә,  Казанда сәүдә нокталары, кибет исемнәрен инглиз телендә генә язучылар бар.

Кайбер районнар  закон үтәлә, монысын-тегесен эшләдек дип хисап тотканнар.  Ә анда барып тикшергәч, бөтенләй икенче картина күзәтелгән.

-Аңлыйбыз, моның өчен  акча, вакыт таләп ителәдер, әмма безгә ялган отчет кирәкми, бу – Закон, ә ул үтәлергә тиеш, - ди республиканың Премьер-министр урынбасары Васыйл  Шәйхразиев кайбер районнар белән элемтәгә чыгып.

Юл билгеләре, торак пункт атамаларын, елга исемнәрен дә ике телдә язып кую зарур. Алар дөрес булсын. Сәүдә  нокталарында, кибетләрдә  сатып алучы өчен мәгълүмат татар телендә дә булырга тиеш. Урманчыларга да эш бар.

-Без үзебезнең конторалар биналарында элмә такталарны, юл кырыйларында, урман буйларындагы язу-баннерларны ике телдә дә язарга тырышабыз яки яңартабыз. Бу эш күптән башланды, аны киләсе елда да дәвам итәчәкбез, - ди Чирмешән  урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин.

Район электр элемтәчеләре дә бу яктан мактауга лаек. Аларда берникадәр мәгълүматны ике телдә алырга мөмкин.

-Элмә такталарыбызны, шартына туры килерлек итеп, Казаннан ике телдә яздыртып кайттык. Моны җитәкчелегебез дә таләп итә, клиентларга да уңай. Республикада закон буенча ике дәүләт теле бит, беркем кимсетелми, кушканнарны эшләп кую зур чыгымнар да сорамый. Бер ясап куйдың – эшең бетте,  - ди “Таттелеком”ның райондагы подразделениесе җитәкчесе  Михаил Наумов. Менә бу конкрет җавап, ичмасам.

Район үзәгендә исемнәре татар телендә язылмаган сәүдә нокталары шактый. Хуҗалары, җитәкчеләре татар булганнар да, ата-ана, әби-баба теленә хөрмәтсезлек күрсәтеп, моны эшләп куюны кирәк дип тапмый.

Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты урам исемнәре рус һәм татар телләрендә язылган аншлаглар ясатып, күбесен халыкка тараткан, аларны йортларга урнаштырасы гына калган.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев