Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Анасына кирәкмәгән бала кемгә кирәк?

Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышына килгән, ике яшь баласы булган 19 яшьлек хатын-кызга "ана" дияргә тел бармый. Кәеф-сафа корып яшәргә теләүче, балаларының язмышы белән кызыксынмаучы әти-әниләр белән, гомумән, еш очрашырга туры килә. Кара Чишмә авылыннан М.га карата соңгы вакытта гына да өч административ эш кузгатканнар. Яшь ана 2 яшьлек...

Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышына килгән, ике яшь баласы булган 19 яшьлек хатын-кызга "ана" дияргә тел бармый.

Кәеф-сафа корып яшәргә теләүче, балаларының язмышы белән кызыксынмаучы әти-әниләр белән, гомумән, еш очрашырга туры килә.
Кара Чишмә авылыннан М.га карата соңгы вакытта гына да өч административ эш кузгатканнар. Яшь ана 2 яшьлек һәм 8 айлык балаларын әнисенә калдырып чыгып китә һәм атналап югалып тора икән. Бкуэшләре өчен аңа штраф салынды, кисәтү дә ясалды. Әгәр дә кәеф-сафа корып яшәвен дәвам итсә, ул ана хокукыннан мәхрүм ителәчәк.
Утыз Имән авылыннан П.да балаларын иренә калдырып чыгып китүне бернигә дә санамый. Бу әнигә әлегә кисәтү генә ясалды. Аннары ничек булыр?!.
Кадет мәктәбендә укучы яшүсмер сыра эчкән килеш өйдән чыгып китә һәм аны урамда полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Улларының әлеге гамәле әти-әнисенә 500 сумга төшкән.
Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында укучы өч егет тә комиссия членнары каршында җавап тотты. Бәркәтә авылыннан бер яшүсмернең бу утырышка беренче генә килүе түгел. Монысында да аңа карата кузгатылган берничә эш тикшерелде. Егет Әлмәткә иптәшләре янына кунакка бара һәм кафеда кәефләнеп утырганда, төн уртасында, аны полиция тоткарлый. Бер атнадан бу хәл тагын кабатлана. Әлеге эшләре өчен, аңа 4000 сум тирәсе штраф түләргә туры киләчәк.
Шул ук уку йорты укучысы, Ульяновка егете Г.ны 22 сәгатьтән соң урамда тоткарлыйлар. Аның уку йортында да тәртибе һәм укуы мактанырлык түгел икән. Улларының бу эше өчен әти-әнисенә 500 сум штраф салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Штраф комиссия утырышы