Алдакчылар "кармагына" эләкмәгез
Республикада "Сак булыгыз - мошенниклар!" акциясе бара. 15 февральдән 12 мартка кадәр дәвам итәчәк бу акциянең максаты - халыкны алдакчылар кармагына эләгүдән саклап калу. Агымдагы елда бер райондашыбыз мошенниклар корбаны булган да - чирмешәнленең кәрәзле телефоныннан акчасын чәлдергәннәр. 2016 елда 5 райондашыбызны мошенниклар "төп башына утырткан", шуларның 3сенең банк картасын...
Республикада "Сак булыгыз - мошенниклар!" акциясе бара. 15 февральдән 12 мартка кадәр дәвам итәчәк бу акциянең максаты - халыкны алдакчылар кармагына эләгүдән саклап калу.
Агымдагы елда бер райондашыбыз мошенниклар корбаны булган да - чирмешәнленең кәрәзле телефоныннан акчасын чәлдергәннәр. 2016 елда 5 райондашыбызны мошенниклар "төп башына утырткан", шуларның 3сенең банк картасын "чистартканар".
Мошенниклар корбаны булмас өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы түбәндәге гади генә кагыйдәләрне истән чыгармаска киңәш итә:
-үзләрен махсус хезмәт, полиция яки поликлиника хезмәткәрләре дип таныштырсалар да, таныш булмаган кешеләргә ишек ачканчы, телефоннан шалтыратып, сезгә хезмәткәр җибәргәннәрме, юкмы икәнен белешегез;
-урамда беренче танышкан кешеләрне өегезгә чакырмагыз;
-таныш булмаган кешеләргә акчаларыгыз турында сөйләмәгез;
-"банк картагыз блокировать ителә" ише SMS хәбәрләрне "кайнар элемтә" номерларына шалтыратып белешә аласыз, бу номер һәр банк картасы артында бар;
-үзен кем генә дип таныштырса да, банк счетыгыз буенча бирелгән күрсәтмәләрне үтәмәгез;
-бер вакытта да таныш булмаган кешенең счетына акча күчермәгез.
Менә шул кагыйдәләрне үтәсәгез сез алдакчылардан алдатмассыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев