Алдакчылар "кармагына" эләкмәгез
Республикада "Сак булыгыз - мошенниклар!" акциясе бара. 15 февральдән 12 мартка кадәр дәвам итәчәк бу акциянең максаты - халыкны алдакчылар кармагына эләгүдән саклап калу.
Агымдагы елда бер райондашыбыз мошенниклар корбаны булган да - чирмешәнленең кәрәзле телефоныннан акчасын чәлдергәннәр. 2016 елда 5 райондашыбызны мошенниклар "төп башына утырткан", шуларның 3сенең банк картасын...