Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

5 бала янгында һәлак булган

Свердловск өлкәсендә янгын чыккан йортта биш баланың үле гәүдәсе табылган.

Свердловск өлкәсенең Бузово бистәсендә бер йортта янгын чыгып, биш бала һәлак булган. Әле тагын өч олы кеше һәм ике бала хастаханәгә озатылган. Бу хакта ТАСС, өлкә прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып, хәбәр итә.

Зыян күрүчеләр беренче, икенче дәрәҗәдә пешү һәм яну продуктларыннан агулану сәбәпле медицина оешмасына озатылды. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 2013, 2014, 2016, 2019  һәм 2021 елда туган сабыйлар һәлак булган.

Прокуратура мәгълүматларына караганда, янгын күп балалы гаиләнең шәхси йортында килеп чыккан. Янгын чыкканда, өйдә җиде бала булган. Прокуратурада билгеләп үтелгәнчә, гаилә профилактика системасы органнарында учетта тормаган.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев