Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңа уку елында Лашман мәктәбендә 1 нче сыйныфка 10 бала укырга керде

Лашман урта мәктәбе районда иң зурларның берсе санала, быел биредә 156 бала белем алачак (узган елны 177 булган). Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән 10 нәнине беренче укытучылары Зөлфия Гыйниятуллина каршы алды.

Абый-апалары, 11 сыйныф укучылары аларның кулларыннан тотып, Белем көне уңаеннан саф һавада оештырылган тантаналы линейкага алып чыктылар. Роспотребнадзор таләпләре буенча әлеге чарада башлангыч һәм чыгарылыш сыйныфлар укучылары гына катнашты.

-Икенче кызыбызны беренче сыйныфка алып килдек, - ди өч бала әнисе Гөлнара Газизова. – Апасы инде дүртенчегә бара. Исән-сау булып, мәктәпкә йөреп, укысыннар гына инде.

Мәктәп коллективына район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да үз теләкләрен җиткерде.

-Барлык әти-әниләргә сабырлык һәм зиһен, ә укытучыларга яңа ачышлар, укучыларга уңышлар телим. Бары уртак көч белән генә балаларыбызга яхшы тәрбия һәм белем бирә алырбыз, - диде үз чыгышында район җитәкчесе.

Яңа уку елында райондагы 26 мәктәптә 2084 укучы белем алачак. 196 бала беренче сыйныфка кергән, 11 сыйныфларда 126 укучы укый.

Республика буенча федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов бәйрәмгә буш кул белән килмәгән. Ул республика Президентының Белем көне белән котлавын ирештерде, укучыларга компьютер һәм спорт кирәк-яраклары бүләк итте.

Быелгы уку елы гадәттәгечә 1 сентябрьдә башланса да, коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, мәктәпләрдә яңа таләпләр кертелә.

Лашман мәктәбе директоры Наил Нуретдинов әйтүенчә, мәктәпкә һәркемне “иртәнге фильтр” аша уздырып кертәчәкләр. Һәр сыйныфка аерым кабинет беркетелә, укучылар бер сыйныфтан икенчесенә күчеп йөрмиләр дигән сүз. Дезинфекция режимы көчәйтелә. Эш барышында техник хезмәткәрләр һәрдаим сыйныф бүлмәләрен, коридорларны җыештырып торачак. Укучыларга маска киеп йөрү мәҗбүри түгел. Укытучылар  өчен әлеге тәртип гамәлдә кала.

фото: автор

Лашман мәктәбендә Белем бәйрәме узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев