Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ульяновка укучылары чуваш телендә спектакль дә куялар

Ульяновка мәктәбендәге театр түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар чуваш телендә спектакльләр сәхнәләштерәләр.

- Театр эшчәнлеген ун ел элек башлап җибәрдек. Ана телендә, чуваш телендә спектакльләр уйнау балаларга аеруча ошый, - ди Ульяновка мәктәбенең туган тел укытучысы, чуваш мәдәнияте театры җитәкчесе Лидия Дютина.

“Йолдызчыклар” театрында, нигездә, 6-9 сыйныф укучылары, барлыгы 15 бала шөгыльләнә. Әүвәл сценарий сайлап, рольләрне билгелиләр, аннан соң, репетицияләр ясап, сәхнәләштергән әсәрне төрле концертларда, бәйрәм чараларында күрсәтәләр.

- Без төрле спектакльләр куябыз, - ди Ульяновка мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы, берничә ел театр эшчәнлегендә актив катнашучы Ольга Дютина. – Сәхнәләштергән әсәрләребезне “Уяв” чуваш милли бәйрәмендә, төрле фестивальләрдә, чуваш теле буенча форумнарда күрсәтәбез. Чуваш теле бик матур һәм өйрәнү өчен дә гади, дип саныйм. Гаиләбездә барыбыз да чуваш милләтеннән булгач, өйдә дә рәхәтләнеп туган телдә аралашабыз.

Сүз уңаеннан. Укытучы Лидия Дютина әйтүенчә, Ульяновка балаларының күпчелеге мәктәптә дә туган телләрендә сөйләшә. Рус телендә, нигездә, читтән килеп белем алучылар гына аралаша, ди.

 

Илсөяр Гайнетдинова фотолары һәм видеосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев