Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Шешминка мәктәбендә капиталь ремонт башланган

Шешминка мәктәбендә федераль бюджеттан бирелгән 44 миллион сум акчага капиталь ремонт үткәреләчәк.

-Төзүчеләр эшне башладылар да. Бина эчтән дә, тыштан да яңа төс алачак. Бүген мәктәп бинасы стеналарын тышкы яктан җылыталар, аннан соң керамоплитәләр белән тышлаячаклар, - диде Шешминка авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов.

Биредә шулай ук бинаның түбәсен, идәннәр, стеналар, тәрәзәләр яңартылачак, инженерлык челтәрләр дә яңабаштан ясау күздә тотыла.

Сүз уңаеннан, мәктәптә 35 укучы белем ала, балалар бакчасына 6 сабый йөри. Ремонт вакытында уку процессын авыл мәдәният йортында оештырачаклар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев