Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән укучылары заманча кабинетларда укый

Быел “Мәгариф” милли проекты “Заманча мәктәп” төбәк проекты кысаларында тагын бер “Үсеш ноктасы” үзәге булдыру планлаштырыла. Районда шундый 13 нче үзәк Иске Кади мәктәбендә булачак.

Анда укучылар санлы, табигый фәннәр, техник һәм гуманитар профильләр буенча шөгыльләнә.

2023 елда Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы” үзәкләре ачылды. Яңа уку елыннан бу мәктәпләр укучыларына биология, химия, физика фәннәрен җиһазландырылган кабинетларда уку мөмкинлеге тудырылды. Инде районда 12 мәктәптә заманча кабинетлар бар.

“Үсеш ноктасы” үзәкләрен 60 меңгә кадәр кеше яшәгән авылларда һәм кечкенә шәһәр мәктәпләре базасында ачалар. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында журналистлар өчен узган брифингта “Мәгариф” милли проекты кысаларында шулар һәм республика буенча башкарылган һәм планлаштырылган эшләр турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев