Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән районының алты мәктәбендә беренче сыйныфта укучылар юк

Быелгы уку елында район мәктәпләренең беренче сыйныфларында 141 бала белем ала (былтыр – 154).

Район мәгариф бүлегеннән әйтүләренчә, алты мәктәптә: Иске Үтәмештә, Туймәттә, Кара Чишмәдә, Лагеркада, Түбән Кармалкада, Иске Котышта беренче сыйныфка керүчеләр булмаган.

11 нче сыйныфны 60 укучы тәмамлаячак. Ни кызганыч,  Иске Үтәмеш,  Иске Элмәле һәм Яңа Элмәле мәктәпләрендә бу сыйныф укучылары юк. Тугызынчы сыйныфларда  258 бала белем ала (узган елда – 240). Былтыргы белән чагыштырганда, 2023-2024 уку елында мәктәпләрдә балалар саны 100гә кимегән.

Районның балалар бакчаларында  473 бала тәрбияләнә (үткән елда - 516).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев