Быел бердәм дәүләт имтиханнары тапшыруда яңалык бар. Хәзер чыгарылыш сыйныф укучылары сайлап алынган бер фәннән дә, югары уку йортларында документлар кабул ителү тәмамланганчы, имтиханны кабат тапшыра ала.
-Имтиханнарны кабат тапшыру көне 4, 5 июльгә билгеләнгән. Рособрнадзор кисәтә: укучы имтиханны яңадан тапшырганда беренчесенә караганда түбәнрәк балл җыйса да, беренче нәтиҗәләр юкка чыгарыла, - диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова.
Быел районда урта мәктәпне 60 укучы тәмамлый, алар 11 фәннән бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак. Унберенчеләрнең беренче сынаулары 23 майда, бу көнне химиядән - 8, географиядән - 3, рус әдәбиятыннан 1 укучы имтихан тотачак. 28 майда барлык чыгарылыш сыйныф укучылары да рус теленнән сынауга бара, 31 майда математикадан имтихан тапшыралар. 13 укучы – физика, 20се җәмгыять белемен сайлаган, бу фәннәрдән имтиханнар 4 июньдә була. 7 июньдә 13 егет һәм кыз информатикадан бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. 11 июньдә 9 укучы биологиядән, 3 укучы тарихтан сыналачак. Ә менә быел чит телләрдән бердәм дәүләт имтиханы сайлаучы булмаган.
Нет комментариев