Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән районы чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре БДИ тапшырды

Быел 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучы укучыларның әти-әниләре рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар. Алар, шулай итеп, “Бергә тапшырабыз. Ата-анлар тарафыннан БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.

- Акция чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм ата-аналарга бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек белән бәйле психологик киеренкелекне киметергә, имтихан процедурасы белән якыннанрак танышырга ярдәм итә, - диде район мәгариф бүлеге начальнигының укыту эшләре буенча урынбасары Светлана Севастьянова. – Бу көнне ата-аналар имтихан тапшыру пунктына керүдән башлап, сынау нәтиҗәләрен алуга кадәр булган барлык баскычларны үттеләр. Телефон һәм шәхси әйберләрен калдырып, теркәлеп, имтихан алды контроле дә булды. Бланкалар тутырып, биремнәрнең ничек бастырылуын күрделәр, имтихан барышында контроль һәм эпидемиологик куркынычсызлык чаралары ничек үтәлүен дә үзләрендә сынадылар.

Акциядә катнашучылар БДИда укучыларга тәкъдим ителәчәк сорауларга охшаш биремнәрдән торган эш язды. Сынау гадәти 3-4 сәгатькә түгел, ә кыскарак вакытка (1 сәгать) исәпләнгән, шулай да ул төрле типтагы биремнәр белән танышып өлгерергә мөмкинлек бирә.

Имтиханнан соң район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалтдинов, район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова, имтихан кабул итү пункты җитәкчесе Оксана Трофимова, психолог  Римма Гудадзе һәм акциядә катнашучылар 2023 елда БДИ оештыру үзенчәлекләре турында түгәрәк өстәл артында сөйләштеләр.

Любовь Барабашкина фотолары

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев