Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән лицее укытучылары Камышлыдагы хезмәттәшләренә татар телен укыту серләрен уртаклашты

Чирмешән лицеена бу көннәрдә күрше Самара өлкәсеннән дә кунаклар килде. Төбәкара семинар кысаларында уздырылган ачык дәресләрне, район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән бергә, Камышлы районы мәктәпләре укытучылары да күрә алды.

Миләүшә Котбиева уздырган сыйныфтан тыш дәрестә 7 ”а” сыйныфы укучылары Гадел Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” әсәрен җентекләп анализладылар, персонажларга бәя бирделәр һәм тормыштагы Рөстәмнең кем икәнен дә белделәр.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында бу әсәр буенча куелган спектакльне дә карарга планлыйлар.

Чарада катнашкан укучыларга Рәзилә Шәрифуллина һәм Гөлия Галләмова уздырган дәресләр дә бик ошады.

- Чирмешән бик матур, төзек авыл икән, лицейда да безне бик җылы кабул иттеләр. Биредә күргәннәр хәтердә озак сакланыр, эшебездә кирәкле булган бик күп файдалы мәгълүмат алдык. Замана тәләпләренә нигезләнеп, югары дәрәҗәдә  оештырылган дәресләр карадык, - диде Камышлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тамара Хисматова. – Укучылар дәрестә үз тормышларында кулланырлык мәгълүмат алдылар, әсәрне сәхнәдән күрү тагын да файдалы булыр дип ышанам.

Кунакларны лицей эшчәнлеге белән дә таныштырдылар, укучылар җырлап, биеп сәләтләрен күрсәттеләр, шулай ук функциональ грамоталылыкны үстерү буенча мастер-класс та карадылар.

Сүз уңаенда, Камышлы авылында алты мең кеше яши, шуларның 80 процентын татарлар тәшкил итә. Авылда бер мәктәп булып, анда 476 бала белем ала, аларның 335 се татар балалары. Башлангыч сыйныфларда татар теле сыйныфтан тыш чара буларак кына бара, ә 6-9 сыйныфларда (теләк буенча) атнага бер татар теле дәресе каралган.

- Кызганыч, барлык татар балалары да ана телен үзләштерергә теләми, шул ук вакытта бик теләп татар телен өйрәнүче башка милләт вәкилләре дә бар, - дип сөйләде Камышлы кунагы. – Дөрес, мәктәптә укытылган бер сәгатьтә генә бала татар телен камил өйрәнә алмый, ә менә өйдә татар телендә аралашкан гаилә балалары ана телләрен ансат үзләштерә. Тел, гореф-гадәт, йолаларны өйрәтүдә әти-әни, әби-бабайларның роле зур.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев