Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән кызлары осетин пироглары пешерә

Чирмешән лицее укучылары Казанда узган Джуниор скиллс стандартлары буенча һөнәри осталык бәйгесенең республика этабында катнаштылар.

Бу конкурс мәктәп укучылары арасында үтә. Быел анда Чирмешән лицееннан Гөлинә Кәлимуллина, Алинә Мәгъсүмова, Әмирә Тәхаутдинова (укытучылары Татьяна Новичкова) камыр ризыклары пешерүдә, ә Игорь Митрюхин (укытучысы Павел Рунов) мәгълүмати технологияләр һәм  3Д модельләштерү компетенцияләрендә көч сынашканнар.

- Бәйге алдыннан без, кызлар, Чирмешән аграр техникумы  мастерлары ярдәмендә, ризыкларны пешереп карадык, аларның киңәшләрен тыңладык. Биремнәрне алдан белешкән идек. Гөлинә Казанда жюрига булкалар пешереп күрсәтте, без Әмирә белән, осетин халкы пироглары пешердек, - ди Алинә Мәгъсүмова.

Кызлар ризыкларны аларга алдан бирелгән,  рецепт язылган технологик карта нигезендә әзерләгәннәр. Алинә белән Әмирә, әйтик, төрле эчлекле (ул сыр, чия, бәрәңге, ит булырга мөмкин) алтышар пирог пешергәннәр. Моңа ике сәгать ярым вакыт бүленгән.

- Бу бәйгедә башка кызлар белән танышып кайттык, аралаштык, тәҗрибә тупладык, - ди өйдә пирожкилар, өчпочмак, бәлешләр пешерергә яратучы Алинә.    

 

Зөлфия Мингулова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев