Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән балалары Томскига кадәр барып белем ала

Район мәктәпләрен быел тәмамлаучыларның 44се югары уку йортларына укырга кергән.

Быел район мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау” 11 нче сыйныфтан 72 укучы өчен чыңлады. Район мәгариф бүлеге мәгълүматлары буенча, әлеге егетләрнең һәм кызларның 44е югары уку йортларына (32се бюджет, 12се коммерция нигезендә) укырга кергән. 12 якташыбыз  педагогик юнәлештәге вузларны,  9ы – информатика һәм хисаплау техникасы, программалаштыру,  5се инженерлык белгечлекләрен сайлаган. Узган елларда  медицина, юристлык юнәлешләре буенча укырга керүчеләр күп булса,  быел юридик  белемне – ике, медицина белгечлеген үзләштеререгә бер генә якташыбыз алынган. Безнең район балалары  Мәскәү, Казан, Самара, Ульяновск, Оренбург, Томск, Ижевск, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләрендәге югары уку йортларында укыйлар. Быелгы чыгарылыштан 13 укучы -  Казан федераль,  6сы энергетика университетларына, 4се  КНИТУ-КХТИга, 4се Яр Чаллы педагогия университетына кергәннәр.

27 чыгарылыш сыйныф укучысы урта махсус һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары булдылар. Әлмәт политехника  техникумына, Лениногорск  нефть һәм Түбән Кама  нефтехимия колледжына укырга керүчеләр дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев