Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешәндә укытучыларның август киңәшмәсе уза

Бүген Чирмешәндә укытучыларның август киңәшмәсе уза. Пленар утырышның төп темасы – “Чирмешән муниципаль районының максатчан күрсәткечләргә ирешү буенча мәгариф системасын үстерүдә төп юнәлешләр”.

Киңәшмә башланыр алдыннан район мәктәпләре коллективлары Яшьләр мәйданчыгында товарларын ярминкәдә тәкъдим иттеләр. Ниләр генә юк монда?!

Һәр мәктәп коллективы үзенең сату ноктасын матур итеп бизәгән, бер-берсенә охшаган палатка юк, укытучылар барлык фантазияләрен эшкә җиккәннәр.

Мәгариф учреждениеләре монда мәктәп яны участокларында үстергән бәрәңге, кәбестә, суган, кишер, чөгендәр куйганнар, биредә кайнатмалар, салатлар сатып алу мөмкинлеге дә бар. Кайберәүләр камыр ризыклары да пешереп алып килгәннәр, ярминкәгә килүчеләрне, хәтта, самавырда кайнаган чәй һәм табадан төшкән коймак белән дә сыйладылар.

Кыскасы, һәр мәктәп ярминкәгә килүчене үзенчә шаккатырды. Шәп күргәзмә, товарлары яхшы, чәйләре тәмле, йөзләре якты укытучыларның.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X