Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән укытучылары үткән елга йомгак ясадылар, яңа уку елына бурычлар билгеләделәр

Быел Чирмешән укытучыларының август киңәшмәсе “Чирмешән муниципаль районының максатчан күрсәткечләргә ирешү буенча мәгариф системасын үстерүдә төп юнәлешләр” дигән темага багышланган иде.

Конференциядә төп доклад белән район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова чыгыш ясады. Ул узган уку елы йомгакларына кыскача анализ ясады һәм яңа уку елында алда торган бурычларга тукталды.

-Районда 46 мәгариф учреждениесе һәм 19 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы исәпләнә. Мәгариф учреждениеләрендә 520 педагог хезмәт куя. Киләсе уку елында мәктәпләрдә 2154 укучы белем алачак, балалар бакчаларында 705 сабый тәрбияләнә. Беренче сыйныфларга 196 бала килүе көтелә.  Укучыларны һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне сыйфатлы укыту, тәрбияләү өчен яхшы шартлар булдыру мөһим, - диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе үз чыгышында.

Узган уку елында 11 сыйныфны тәмамлаган 124 укучы да аттестатлар алган. Унберенчене тәмамлаучыларның 58се төрле фәннәрдән 80нән күбрәк балл туплаганнар. 15 укучы “Укуда аерым уңышлары өчен” медале белән бүләкләнгән. Кызганыч, минималь балл җыя алмаган укучылар да бар - андыйлар10 кеше.

Районның белем бирү учреждениеләре яңа уку елына әзер. Нигездә, мәктәпләр укытучылар белән тәэмин ителгән. Ләкин соңгы берничә ел дәвамында математика һәм физика укытучылары җитмәве сизелә. Быел Яңа Элмәле, Бәркәтә, Түбән Кәминкә, Кара Чишмә мәктәпләрендә төгәл фәннәр укытучыларына ихтыяҗ бар.

Сүз уңаеннан, быел районга сигез яшь белгеч эшкә кайткан, аларның дүртесе – егетләр. Яшь педагоглар беренче Чирмешән, икенче Чирмешән, Иске Кади, Күтәмә, Ульяновка, Яңа Элмәле мәктәпләрендә һәм Чирмешән лицеенда укытачаклар. Район үзәгендәге “Ландыш” һәм “Әкият” балалар бакчалары коллективлары да яшь кадрлар белән тулыланды.

Киңәшмә эшендә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге начальнигы Лилия Әмирова, Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова,  Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге мөдире Равия Шрша катнаштылар.

Алар район педагогларын яңа уку елы белән котлап, теләкләрен ирештерделәр.

Конференциядә шулай ук иң яхшы педагогларны бүләкләделәр һәм мәгариф системасында озак еллар хезмәт иткән мөгаллимнәрне хөрмәтләделәр. Районның иң яхшы мәгариф учреждениеләре коллективлары да бүләкләргә лаек булдылар.

2019-2020 нче уку елы нәтиҗәләре буенча Иске Кади мәктәбе һәм Ивашкино балалар бакчасы иң яхшылар дип танылганнар. Яңа уку елына әзерлек буенча Күтәмә мәктәбе һәм Кармыш балалар бакчасы алдынгылар сафында. Иң яхшы мәктәп яны тәҗрибә участогы Иске Котыш мәктәбендә, ә Әккәрәй урта мәктәбенә тәрбия эшләре буенча тиңнәр юк. Аларга да 10ар мең сумга сертификат тапшырылды.

фото: автор

Чирмешәндә иң яхшы укытучылар бүләкләнде, ярминкә булды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев