Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән укучылары югары уку йортлары вәкилләре белән очраша

Районда, югары уку йортлары белән берлектә, 10-11 сыйныф укучылары арасында һәнәр сайлау буенча максатчан, конкрет эш алып барыла.

Һөнәр сайлау алдында торган укучылар ноябрь аенда, "Zoom" режимында, Казан аграр университеты вәкилләре белән очраштылар. “Авылда үз эшеңә кыю кереш” (“Свое дело в селе – смело”) исемле чара авыл хуҗалыгы белгечлеге һөнәрләрен популярлаштыру максатында оештырылган. Райондагы 14 урта мәктәптән 172 егет һәм кыз югары уку йорты вәкилләренең чыгышларын тыңлап, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алганнар.

Киләсе шундый очрашу Яр Чаллы шәһәрендәге КФУ һәм КНИТУ-КХТИ филиаллары вәкилләре катнашында узачак.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев