Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән районында мәктәпләрне ут куркынычсызлыгы уңаеннан тикшерделәр

Районның янгын күзәтчелеге белгечләре кайбер мәктәпләрдә ут куркынычсызлыгына бәйле җитешсезлекләрне төзәтергә вакыт бирде.

4еннән 10 августка кадәр дәвам иткән комиссия эше барышында районның барлык белем бирү учреждениеләренең  яңа уку елына янгын куркынычсызлыгы уңаеннан әзерлеге “энә күзеннән” үткәрелде. Белгечләр янгыннан саклану автомат системаларының төзеклегенә, эвакуация юлларының, янгын сүндергечләрнең торышына, мәктәп персоналының янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү дәрәҗәсенә аеруча зур игътибар биргән.

-Гадәттәгечә,  яңа уку елы башлану белән,  сентябрьдә “Балалар хәвефсезлеге  айлыгы” игълан ителә.  Бу чорда МЧС хезмәткәрләре балалар белән ут куркынычсызлыгына кагылышлы  практик өйрәнүләр оештыра, хәвеф-хәтәр очрагында мәктәп биналарыннан эвакуацияләнү күнекмәләре  кабатлана, - ди янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин.  

Андрей Фомин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X