Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән районында җиде укучы имтиханнан баш тарткан

Бу уку елында урта мәктәпне тәмамлаучы 124 укучының җидесе бердәм дәүләт имтиханнары тапшырмый, ягъни алар укуларын колледж һәм техникумнарда дәвам итәчәк.

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатында һәм 2 нче санлы Чирмешән мәктәбендә – икешәр, Иске Үтәмеш, Иске Кади, Лашман мәктәпләрен тәмамлаучы берәр укучы бердәм дәүләт имтиханнары тапшырмаска булган.

Иске Кади егете Ильяс Шәрифуллин киләчәк тормышын коткаручы һөнәре белән бәйләргә тели.

-Мин МЧСта эшләргә телим. Бу күптәнге хыялым, абыем да коткаручы булып эшли. Әлеге һөнәрне Яр Чаллы шәһәрендәге бер техникумда үзләштерергә уйлыйм, - ди Ильяс Әюп улы. - Мин рус теле, математика һәм биологиядән бердәм дәүләт имтиханнары сайлаган идем. Аттестат алгач, документларны әлеге техникумга илтеп тапшырам.

Иске Үтәмештән Алсу Хөснетдинова яшьтән үк пешерергә ярата, ул пешергән тортлар аеруча тәмле килеп чыга. Яраткан эшен һөнәр итү өчен Алсу технологка укырга тели.

-БДИ бирмәү минем планымны үзгәртмәде, моңа кадәр дә Казандагы кече бизнес һәм эшмәкәрлек колледжына укырга керергә ниятләгән идем, абый да шул уку йортын тәмамлап эшли, - ди Алсу Шәүкәт кызы. - Колледжны тәмамлагач, күз күрер, югары белемне читтән торып та алырга була.

Аттестатларны 20 июньнән соң тапшырачаклар.

Районда барлыгы 115 укучы бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Беренче сынау 3 июльдә була. Барлык имтиханнар да Лашман урта мәктәбе базасында узачак.

Архив фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев