Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Жырчы Динә Гарипова кияүгә чыга

"Голос" тамашасы финалчысы, Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова бу атнада кияүгә чыга. Никах теркәү тантанасы Казанда булачак, ди. Җырчы үзенә туй күлмәген Мәскәүдәге бер кибеттән сатып алган. Ләкин туй киеменнән ул беренче тапкыр гына түгел - июльдә алар никах мәҗлесе уздырган икән инде. Динә Гарипова үз пары турында артык күп...

"Голос" тамашасы финалчысы, Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова бу атнада кияүгә чыга. Никах теркәү тантанасы Казанда булачак, ди.


Җырчы үзенә туй күлмәген Мәскәүдәге бер кибеттән сатып алган. Ләкин туй киеменнән ул беренче тапкыр гына түгел - июльдә алар никах мәҗлесе уздырган икән инде. Динә Гарипова үз пары турында артык күп сөйләми. Җырчы әйтүенчә, ул лаеклы кеше. Шоу-бизнес дөньясында кайнамый, матбугатта күренүне дә өнәми, ди. Булачак иренең Динәгә караганда берничә яшькә өлкәнрәк булуы да мәгълүм.Туйны гаиләдәгеләр белән генә уздырачаклар икән. Шоу-бизнестагы хезмәттәшләре чакырылган кунаклар арасында юк, ди. Туйдан соң яшь пар сәяхәткә кузгалырга җыена.

Источник:http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/47087-din%D3%99-garipova-kiya%D2%AFg%D3%99-chyiga.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Динә Гарипова жырчы