Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Йолдызлык” фестиваленең район туры җиңүчеләрен гала-концертка чакыралар

Районда “Йолдызлык – Созвездие” яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең икенче туры башланды.

Беренче концерт Бәркәтәдә узган, биредә Түбән Кармалка, Туймәт, Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә, Лашман авыл җирлекләреннән 200 дән күбрәк бала чыгыш ясаган. Барлыгы 41 концерт номеры тәкъдим ителгән. Жюри гала-концертка 11 номерны сайлап алган.

Ивашкинода узган концертта исә Күтәмә, Әккәрәй, Кармыш, Яшәүче балалары – 130 га якын яшь артист үз сәләтләрен күрсәтте. Бу көнне 10 номер йомгаклау концертына үтте.

Фестиваль концертлары 28 гыйнварда – Иске Элмәледә һәм 29 гыйнварда район мәдәният йортында да булачак.

Икенче турда катнашучыларга бассейнга һәм яшьләрнең ял итү үзәгендәге кинозалга керү өчен сертификатлар да тапшырганнар.

6 февральдә район мәдәният йортында “Йолдызлык - Созвездие” республика фестиваленең район туры җиңүчеләре катнашында булачак галаконцертта лауреатларны, дипломантларны бүләкләячәкләр дә.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X