Утыз Имән авылының мәдәният йорты гөлләргә күмелгән
Мәдәният

Утыз Имән авылының мәдәният йорты гөлләргә күмелгән

Бу авылның мәдәният йорты алдында төрледән-төрле, аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Ләкин көз җиткәч алар матурлыгын югалталар. Ә менә мәдәният йортының фойесында һәм кабинетларда урнашкан дистәләгән гөлләрнең кайберләре ел әйләнәсе чәчәккә күмелеп утыра.

-Кая нинди гөл күрәбез, аның үсентесен алып кайтып, үзебездә утыртабыз, - ди мәдәният йорты директоры Рушания Әминова. -Кайберәүләрен авылдашлар алып килеп бирделәр. Менә бу зур үскән гөлне Гөлфия апа Лотфуллина китерде. “Сездә иркенрәк бит”, - диде. Менә монысын Гөлсирә апа Мотыйгуллина бирде.

​

Биредә 50 төргә якын үсүче үсемлекләрнең исемнәрен дә белеп бетерә торган түгел. Ләкин анысы мөһим дә түгел, урыннары килешкән бугай, матур итеп, җәелеп үсәләр.

​

Гөлләрне директор үзе, сәнгать җитәкчесе Гөлсирин Фәттахова һәм техник хезмәткәр Гөлия Гыйрфанова бергә, карап, тәрбияләп торалар. Эше бар, вакытында су сибәргә, туфрагын йомшартырга, күчереп утыртырга кирәк.

​Автор фотолары


Нет комментариев