Утыз Имән авылында  мода күрсәтүдә ярыштылар
Мәдәният

Утыз Имән авылында мода күрсәтүдә ярыштылар

Борын-борын заманда... Утыз Имән авылында әкиятләр яздылар.

Әйе, Халыкара хатын-кызлар көне унаеннан, Утыз Имән авылы мәдәният йортында узган “Ягез әле, ханымнар!” бәйгесенең бер биреме әкият язу иде. Күршеләр - Иске Кади авылының “Ромашкалар” һәм Утыз Имәннең “Кызыл розалар” командалары мода күрсәтүдә, тапкырлыкта, тагын әллә никадәр ярышларда көч сынашты.

-Бәйгедә ике команданың да күрсәткечләре тигез булып, анда дуслык жиңде. Ике сәгать барган көч сынашу жыр-бию, уен, концерт номерлары белән үрелеп барды, - ди авыл мәдәният йорты директоры Рушания Әминова.

 


Нет комментариев