Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай бәйрәмендә чирмешәнлеләргә премияләр дә тапшырдылар

Габдулла Тукайга 130 ел тулган көнне Чирмешәндә дә мәш килеп, матур бәйрәм ясап алдылар. Башка еллардагыдан уздырып, бик эчтәлекле итеп оештырдылар быел шигырь бәйрәмен. Район мәдәният йортында үткән әдәби-музыкаль кичәгә районның барлык авылларыннан да диярлек кунаклар килгән. Күбесе күчтәнәч белән: сәхнәгә чыгып җырладылар, сөйләделәр, биеделәр дә. Билгеле, бу чарада Тукай...

Габдулла Тукайга 130 ел тулган көнне Чирмешәндә дә мәш килеп, матур бәйрәм ясап алдылар. Башка еллардагыдан уздырып, бик эчтәлекле итеп оештырдылар быел шигырь бәйрәмен.

Район мәдәният йортында үткән әдәби-музыкаль кичәгә районның барлык авылларыннан да диярлек кунаклар килгән. Күбесе күчтәнәч белән: сәхнәгә чыгып җырладылар, сөйләделәр, биеделәр дә. Билгеле, бу чарада Тукай шигырьләре, әкиятләре "түрдә" булды. Искиткеч шәп, менә дигән җыен - тамаша сәхнәләштерделәр җирле артистларыбыз. Анда мәктәп укучылары да катнашты. Сәгать ярымлык программада Тукайның иҗатын, тормышын бик анык күз алдына китерерлек иткәннәр.
Бәйрәм көнне кайбер якташларыбызны аеруча сөендерделәр. Чирмешән муниципаль район Советы карары нигезендә, быел, 2015нче ел нәтиҗәләре буенча, районның Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге премиясе "Безнең Чирмешән" район газетасы хәбәрчесе Кадрия Гамировага, Лашман авылы китапханәчесе Мәдинә Талиповага һәм Кармыш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирүзә Юнысовага тапшырылды.
-Шушы мәртәбәле премия бирүләре хакында бүген эшкә килгәч, иртә белән генә әйттеләр. Үзебезнең мәктәптә шигырь кичәсе оештырырга йөри идек. Хезмәтемне шулай югары бәяләгәннәренә бик шатландым, зур рәхмәт, - ди премия иясе Фирүзә Хәмзә кызы. - Мин Тукайны укыткан саен, укыган саен, аның даһи зат булганына инана гына барам. 27 яшьлек егетнең бүген дә актуаль, халык ярата торган шигъри мирас калдыра алуы искиткеч бит. Аннан шагыйрь курыкмыйча үз фикерен әйтүче кыю шәхес булган. Андый эшне бүген дә һәркем булдыра алмый.
Бәйрәмнән күбрәк фотоларны "ФОТОРЕПОРТАЖ" бүлегеннән карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы премия Утыз Имәни исемендәге премия Тукай бәйрәме