Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Туган ягым – илһам чишмәсе

Туган як тарихы музеенда якташыбыз - рәссам Камил Мингалимов картиналарыннан күргәзмә ачылды. Дөресрәге, биредә Мингалимовларның рәсемнәре урын алды дияргә кирәктер. Чөнки күргәзмәдә Камил абыйның "иҗат җимешләре" белән беррәттән, уллары Рәсүл һәм Рәмиснең дә эшләре бар. Камил Харис улы Бәркәтә авылында туып үсә. Өч ел армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Лениногорск...

Туган як тарихы музеенда якташыбыз - рәссам Камил Мингалимов картиналарыннан күргәзмә ачылды.
Дөресрәге, биредә Мингалимовларның рәсемнәре урын алды дияргә кирәктер. Чөнки күргәзмәдә Камил абыйның "иҗат җимешләре" белән беррәттән, уллары Рәсүл һәм Рәмиснең дә эшләре бар.


Камил Харис улы Бәркәтә авылында туып үсә. Өч ел армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Лениногорск шәһәрендәге педагогика училищесын тәмамлый. 1970 - 1980нче елларда Бәркәтә урта мәктәбендә балалар укыта, рәсемнәр ясарга өйрәтә. 1980нче елны Камил абый гаиләсе Яр Чаллыга күчеп китә. Монда да ул һөнәренә хыянәт итми, рәссамнар мәктәбендә эшли. 2008нче елны лаеклы ялга чыккан рәссам инде бар буш вакытын яраткан шөгыленә бирә, үзе дә картиналар ясый башлый. Бүген аның йөздән артык "иҗат җимеше" бар. Шуларның 50гә якынын Чирмешәнгә алып кайткан.

"Читтә яшәсә дә, Камил абый туган ягын онытмый. Аның рәсемнәрендә дә күбрәк туган якның табигать күренешләре сурәтләнгән, - диде күргәзмәне ачу тантанасында катнашкан муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин. - Бу матурлыкны күрсәткәнегез өчен, Камил абый, сезгә чын күңелдән рәхмәт!".

Камил Мингалимов рәсемнәре күргәзмәгә килгән бер кешене дә битараф калдырмагандыр, мөгаен.

Бәркәтәлеләргә аның рәсемнәре аеруча да якын, чөнки һәр рәсемдә диярлек авыл һәм аның табигать күренешләре сурәтләнгән.

"Иҗатыма туган ягым илһамландыра. Мин авылыма кайткан саен, рәссам күзлегеннән, булачак картиналарым өчен пейзажлар, темалар эзлим, - ди Камил абый. - Бүген мине, минем хезмәтемне хөрмәтләп монда килүчеләргә, күргәзмәне оештыручыларга рәхмәтемне җиткерәм. Туган ягымда күргәзмәм ачылуга мин бик шат".

Сүз уңаеннан, Камил Мингалимовның картиналар күргәзмәсе июнь ахырына кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәссам Камил Мингалимов картиналары