Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мингосман Мортазин:“Һич үкенмим узган гомеремә”

Ул сәхнәдә Шүрәле дә, әби дә булып уйнаган. Теләсә, Илһам Шакиров белән дә ярыша ала. Үзе кебек шаяртыбрак җибәрсәң, "Гөлҗамал"ны җырласа, тавышы залга сыймый. 70 яшьлек бу "артист" бабай әле һаман клуб юлында. Кем турында икәнен шәт чамалагансыздыр? Иске Кадида гомере буе мәдәният тармагында хезмәт куйган Мингосман Мирсәет улы Мортазин...

Ул сәхнәдә Шүрәле дә, әби дә булып уйнаган. Теләсә, Илһам Шакиров белән дә ярыша ала. Үзе кебек шаяртыбрак җибәрсәң, "Гөлҗамал"ны җырласа, тавышы залга сыймый. 70 яшьлек бу "артист" бабай әле һаман клуб юлында.


Кем турында икәнен шәт чамалагансыздыр? Иске Кадида гомере буе мәдәният тармагында хезмәт куйган Мингосман Мирсәет улы Мортазин авылдагы яшен - картын мәдәният дөньясына алып кергән, сәхнә аша үткәргән, артист иткән. Дөрестән дә, Иске Кадида бар да артист диярсең, Мингосман аганың юбилей кичәсендә дә остазларына бик җылы, бик ихлас теләкләрен шигырь юлларына, җырга төреп ирештерделәр.

Мактадылар, рәхмәт белдереп сөйләделәр Мингосман ага турында.

"Мин үткәннәр белән шапырынырга яратмыйм, - ди мәдәният йортының элеккеге сәнгать җитәкчесе - хөрмәтле ветеран. - 70 яшьлек юбилеемны да үзешчәннәр, дуслар "кысканга", йөдәткәнгә генә үткәрергә ризалаштым".

-Яшьлегегезгә кире кайтсагыз, Мингосман абый, дөресен әйтегез әле, нинди һөнәр сайлар идегез? - дим аңа.

-Һич уйлап тормыйча, шул ук юлдан китәр идем. Мин эшемне гел яратып башкардым. Кызганыч, иртә картаелды, шул чакта гына мәдәният йортыбызны бик шәп итеп, яңадан ясадылар, - дип елмая М.Мортазин.

Хәер, аны әле хәзер дә мәдәният йортында еш очратасың. Я киңәш сорап, я ниндидер кичәгә чакыралар. Ә бүген аның көне, аның юбилее. Халык күп җыелган. Залда буш урыннар юк. Читтән кайтучылар да байтак күренә. Күбесе Мингосман Мирсәет улы белән спектакльләрдә уйнаганнар, концертлар оештырганнар.

-Безне культурага, мәдәниятне яратырга да нәкъ сез өйрәттегез. Авыл, район данын яклап кайларда гына чыгыш ясамадыгыз. Хезмәтегезгә рәхмәт. Мондый остазларны онытырга ярамый, - диде район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, юбилярның аркасыннан сөеп. Билгеле, район җитәкчесе сәхнә ветеранына бүләк тә тапшырды.

"Кади" җәмгыяте җитәкчесе Рәдис Камалов, Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Реваль Зәйнуллин да Мингосман Мортазинга мактаулар, бүләкләр ирештерделәр.

Соңгы елларда Иске Кади үзешчәннәре, күренеп тора, биюдә дә нык алга киткәннәр. Әнә "Шатлык", "Бриллиантлар" төркемнәре татарныкын гына түгел, башка халыклар биюләрен дә репертуарларына керткәннәр.

"Беләсезме, бу авылда мәдәниятнең элеккегечә гөрләп эшләвендә "Кади" җәмгыятенең даими булышлыгы да зур роль уйный, - ди район мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов. - Аннан соң, һәр урында үз белгече кирәк".

Бүгенге кичәне оештыручыларга, укытучыларга, мәдәният хезмәткәрләренә, үзешчән артистларга сәхнә ветераны, остазлары бәйрәмен шулай истәлекле, эчтәлекле итеп үткәрүләре өчен рәхмәт.

Иске Кади халкы сүзне туры әйтергә ярата. Әмма кирәк урында яхшы ук "чеметә" дә беләләр. Бер - берсеннән көлеп, булган хәлләрне "бизәкләп", шуннан кызык, тәм табалар. Элек, партия заманында диикме инде, стена газеталарында, радиотапшыруларда мактап кына түгел, җитешсезлекләрне, ялкауракларны тәнкыйтьләп тә язганнар, сөйләгәннәр. "Мингосман теленә эләгә күрмәгез тагын!" - дип тә әйтүчеләр булган. Ул чакларны уйнап - көлеп искә төшерүләре Мингосман Мирсәет улының чәнечкеле сүзләренә, юмор, такмаклар язу остасы булуына ишарә.

Юбиляр, 70 яшьлек Мин-госман Мортазин үзен бәхетле кеше дип саный. Тормыш юлы заяга узмаган, авылда абруе бар. Ике ул әтисе, дүрт оныкның яраткан бабасы бит. "Мин дә бәхетле, - ди Мингосман абыйның хатыны, укытучы - ветеран Зәрә апа. - Гел бер - беребезне саклап, бер - беребезне санлап, бер - беребезгә булышып яшәдек". Кырык биш ел бергә алар. Төрле вакытлары булгандыр, идеаль кеше юк. Шөкер, алар олыгайган көннәрендә дә янәшә. Кичен генә Мингосман абый элек эшләгән клубын юксынып ала, ә кайчак тиз генә киенә дә, шунда барып һава алыштырып, "тикшереп" килә. Зәрә апа андый вакытта сүз әйтми, ул моңа күнеккән инде.

Юбилейларың тагын булсын, Мингосман Мирсәетович!

Кадыйр Гомәров.
Иске Кади.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев