Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кыш бабай өлкәннәрне дә котлады

9 январь көнне яшьләрнең ял итү үзәгендә тагын бер, быел инде соңгы "Чыршы бәйрәме" үткәрелде. Район үзәгендә "Ветераннар чыршысын" оештыру матур гадәткә әверелде. Быел да әлеге тантанада район үзәгендә һәм авылларда яшәүче алтмышка якын ветеран, авыллар һәм авыл җирлекләренең ветераннар советлары рәисләре катнашты. "Илебез, республика хөкүмәте, район җитәкчелеге өлкәннәрне гел...

9 январь көнне яшьләрнең ял итү үзәгендә тагын бер, быел инде соңгы "Чыршы бәйрәме" үткәрелде.


Район үзәгендә "Ветераннар чыршысын" оештыру матур гадәткә әверелде. Быел да әлеге тантанада район үзәгендә һәм авылларда яшәүче алтмышка якын ветеран, авыллар һәм авыл җирлекләренең ветераннар советлары рәисләре катнашты.

"Илебез, республика хөкүмәте, район җитәкчелеге өлкәннәрне гел кайгыртып тора. Узган елны да районда бик күп эшләр башкарылды. Авылларда яшәү шартлары көннән - көн яхшыра бара, - диде муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, кунакларны сәламләп. - Сезне - барыгызны да Яңа ел белән котлап, саулык, бәхет телим".

Бәйрәм өстәлләре артында утыручы өлкән кешеләр өчен әлеге бәйрәм күңел ачу гына түгел, ә очрашу, аралашу урыны да. Кызганычка каршы, өлкәннәр өчен чаралар сирәк үткәрелә шул.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Әхтәмова, РФ Пенсия фондының район идарәсе башлыгы гөлфия гыймранова, район ветераннар советы рәисе Мәсхүт Шәфыйков та өлкәннәребез адресына яңа ел белән ихлас котлаулар ирештерделәр.

Яңа ел белән котларга килгән Кыш бабай һәм Кар кызы өлкәннәрнең кәефләрен тагын да күтәреп җибәрделәр. Ветераннар шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, рәхәтләнеп уеннарда да катнаштылар.

"Мондый бәйрәмгә әле беренче генә килүем. Район мәдәният йорты артистларына, тәмле ашлар әзерләүчеләргә, гомумән, бу бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт", - диде Әмир авылыннан килгән Рабига апа Нургатина.

Гөлсирә
Шәрифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев