Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

КВНның күчмә кубогы Бәркәтәгә китте

“Сез нишләп битлексез? Бөтен җирдә коронавирус бит! – Маскадан ул мине танымас дип уйлыйсызмы әллә?” 28 гыйнвар көнне район мәдәният йортында шаяннар һәм тапкырлар клубының финал уеннарында уен-көлкеле андый сораулар күп булды.

Бу сезонның чемпионлыгы һәм күчмә кубок өчен финалда ун команда көрәште. Моңа кадәр дүрт көн дәвамында сайлап алу турлары узды. Әүвәл 25 команда иде.

Барлык командалар да диярлек тамашачыларга күптән таныш. Инде өченче сезон үткәрелүче уеннарда алар даими катнашалар. Берәүләр инде алдагы елларда да үзләрен финалда сынап караган булса, кайберәүләренең йомгаклау уеннарына әле беренче генә чыгулары. “Көлкевирус” та шундыйлардан. Команданың исеме дә бит быелгы уеннарның төп темасы - “Көлке вирусы”на туры килеп тора.

- Чыгышларыбызда теманы тулырак итеп ачарга тырыштык. “Сәламләү” өлешендә пандемия вакытында оешмаларның ябылуы, башка илләргә чыгып булмавы турында да шаяртып алдык. Шулай ук көндәлек, тормышчан хәлләрне дә онытмадык, авыл кешесенең проблемаларын да юморга салдык, - ди җиңүче Бәркәтә командасы уенчысы, хуҗабикә Венера Жораева. -  Безнең команда инде өченче тапкыр үзен сынап карый. Ә минем шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннарында беренче генә катнашуым.

Сәламәт юмор сөючеләрне безнең кавээнчылар нәрсәләр белән сөендерделәр, жюри әгъзаларын үзләренең җиңүче титулына лаеклы булуларында нинди мәзәкләр белән ышандырдылар соң?

Китапханәчеләрнең бүгенге көн яшьләренең ничек китап укуларын мәзәкләштерүе, кадиларның балет биюләре, укытучыларның укучыларны контроль эш вакытында күрсәтүләре, Ивашкинода фитнес үзәге ачылуы турында “тамашалар” тамашачыларның көчле алкышларына күмелде. Жюри әгъзаларын да битараф калдырмадылар. Командаларның күбесе иң югары бәя – тугыз, ун билгеләрен алды.

Уенчылар әйтмешли, КВН ул уен-көлке, КВН ул дәртлелек, һәм бу уенда җиңелүчеләр булмый. Уен нәтиҗәләре буенча оешмалар арасында 1 нче Чирмешән мәктәбе командасы җиңү яулады, район үзәгенең балалар бакчалары җыелма командасы икенче урында, үзәк китапханә хезмәткәрләре - өченче. Алар Дипломнар һәм акчалата сертификат белән бүләкләнделәр. Авыл җирлекләре арасында беренчелекне Бәркәтә, икенче урынны Лашман, өченче урынны Түбән Кәминкә авыл җирлекләре алды. Алар да Дипломнар һәм акчалата сертификат ияләре. Ә бәркәтәлеләргә исә, фестивальнең күчмә кубогы да тапшырылды. Бу команданың алга чыгуында җирлек башлыгы Ринат Сибгатуллинның да өлеше зур. Сәхнәдә аны биюче, җырчы, нәфис сүз остасы буларак та күрделәр, юмор хисе дә көчле.

Калган финалистларга да (Яңа Элмәле, Ивашкино, Яңа Кади, Шешминка авыл җирлекләре) Дипломнар, ә Бәркәтә, Лашман, Яңа Кади, Ивашкино, Туймәт, Кармыш авыл җирлекләре башлыкларына, Чирмешән муниципаль районында мәдәни инициативаларны күтәрүдә ярдәм итүләре өчен, район башлыгының Рәхмәт хатлары бирелде.

Фестивальнең башкарма дирекциясе тарафыннан аерым номинацияләр дә каралган. Мордва Афонькәсе авыл җирлегенең “Хорошие девчата” командасы - “Иң яхшы экипировка”, Чирмешән авыл җирлегенең “Оптимисты” командасыннан Сергей Страдухин - “Фестивальнең иң актив катнашучысы”, “Күршеләр” командасыннан Әнисә Баһманова - “Иң яхшы капитан”, “Лашман мишәрләре”ннән Камилә Мәслахова - “Фестивальнең иң яшь уенчысы”, “Шешминские бабки и компания” командасы - “Оригиналь дуэт” һәм аның уенчысы Марина Рязанская - “Фестивальнең ин актив уенчысы”, район мәдәният йортының “Көлке кооперативы” уенчысы Лилия Хәкимова - “Иң яхшы актер” номинацияләрендә танылдылар. Аларга шулай ук истәлек бүләкләре тапшырдылар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Чирмешәндә КВН уеннарының финалы узды

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев