Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әккәрәйдән 79 яшьлек Раиса әби “Нечкәбил“гә барган

“Нечкәбил” республика конкурсының Яңа Чишмәдә үткән зона сайлап алу турында Әккәрәйдән 10 бала әнисе, 12 онык һәм 6 оныкчык әбисе - 79 яшьлек Раиса Квакова иң өлкән катнашучы булган.

Бу чарада ун районнан унбер гаилә катнашып һәр гаилә аерым бер номинациядә җиңүче дип танылган. Кваковлар бәйгегә зур гаиләләре белән, 32 кеше, барганнар. “Кунакчыл гаилә” исемле тамаша кысаларында алар биредә “Көзге пироглар көне” күренешен сәхнәләштергәннәр. Якташларыбыз - “Буыннар бәйләнеше” номинациясендә бүләк ияләре. Монардан тыш, рәсемнәр, иншалар һәм интернет-тавыш бирү конкурсларында да җиңү яулаганнар.

Лашманнан Гөлнәзирә Шәрифуллина да бу бәйгедә үзен сынап караган. Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты психолог-тәрбиячесе - гаиләсе, хезмәттәшләре һәм интернатта яшәүчеләр белән бергә - гаилә бәйрәме - “Мәрхәмәтлелек бәйрәме”н тәкъдим иткәннәр. Гөлнәзирә - “Гаилә и җәмгыять” номинациясендә җиңүче.

Республика конкурсының йомгаклау этабы ноябрь аенда, Әниләр көне алдыннан, Казанда узарга тиеш. Финалистлар исемлеге соңрак билгеле булачак.

Архив фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев