Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әккәрәй китапханәсендә Ленинград блокадасына кагылышлы күргәзмә эшләде

Ленинград блокадасы (8.09.1941-27.01.1944) өзелүгә 78 ел тулу уңаеннан Әккәрәй китапханәсендә күргәзмә-почмак эшләде. Анда китаплар куелган, шәм кабызылган.

-Кызганыч, бу дәһшәтле көннәр турында бездә яңа китаплар юк, - ди китапханәче Ольга Ефимова. -Әнә “Исторический Ленинград” китабы да 1972 елда ук чыккан. Блокада турында бар белгәннәребезне мәктәп укучылары катнашында уздырылган тарихи-патриотик сәгать барышында сөйләдек.

Озакламый монда Сталинград сугышына кагылышлы, сиксән ел элек башланган дәһшәтле, канкойгыч алышка багышланган күргәзмә оештырмакчылар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев