Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә яшәүче күренекле рәссам мастер-класс үткәрде

Чирмешән табигате бик үзенчәлекле, бай, төрле. Яшел урманнары, киң далалары, тирән елгалары, салкын сулы чишмәләре, аларның барысының да кабатланмас үз матурлыгы бар. Ләкин аны күрә, сизә белергә дә кирәк. Мөгаен, моны Чирмешәндә яшәүче танылган рәссам, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, «Дастан» арт-төркеменә нигез салучы Әнвәр Сәйфетдиновтан да ныграк тоючы юктыр.

Балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлекчәсендә шөгыльләнүчеләр  өчен пленэр (ачык һавада табигый яктылыкта рәсем ясау) - гадәти күренеш. Аның барышында укучыларга, беренче чиратта, рәсем ясау серләрен өйрәтәләр һәм шул ук вакытта туган як табигатенә  мәхәббәт тәрбиялиләр.

Матур көннәрдән файдаланып, сәнгать мәктәбе укучылары кабат пленэрга чыктылар. Бу юлы алар профессиональ рәссам, Казанда туып-үсеп, 1982 елда сынлы сәнгать училищесын, 1991 елда В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын, аннан Казанда аспирантура тәмамлаган, хәтта Америкага да барып иҗат иткән, соңгы шактый елларда Чирмешәндә яшәүче Әнвәр Сәйфетдинов тәкъдим иткән урынга юл тоттылар.

“Иске”, Котыш юнәлешендә юлда күпләребезнең йөргәне бар, уң якта калучы карьерны да беләбез кебек. Ләкин бу көнне биредә яшь рәссамнарны күрүчеләр бермәл аптырап калганнардыр, ә менә Әнвәр Камил улы бу урынны уникаль дип саный.

-Мондый геологик киселешләр сирәк очрый, - ди рәссам. – Менә биредә ничә катлам, санап бетергесез.

Әнвәр Сәйфетдинов төрле темаларга иҗат итә, аның остаханәсендә портретлар да, пейзажлар да күрергә мөмкин, ул һәрвакыт эзләнүдә. Аны еш кына фотоаппарат тоткан килеш елга, урман буйларында күрергә була. Соңгы вакытта рәссам Татарстаның 100 еллыгына багышланган картиналар ясау белән мәшгуль икән. Бүгенге эше дә  шул сериядән, диде.  

Укучылар рәссамның эшен игътибар белән күзәттеләр, аның киңәшләренә колак салдылар. Аннан соң үзләре дә буяу – чукларын алып эшкә керештеләр.

-Бүгенге дәрес миңа бик ошады, - ди сәнгать мәктәбе укучысы Айзилә Шәфыйкова, тәэсирләре белән кызыксынгач.  – Элек бу тауга игътибар да бирмәгән идек, ә Әнвәр абыйны тыңлагач, аңа башка күзлектән карадык.

Укучылар бер дәрес белән генә чикләнмәскә булдылар, икенче пленэр да танылган рәсем катнашында узачак.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев