Якташларыбыз Мария Гришанина һәм Милена Петрова (җитәкчеләре Ирина Гришанина) Алабуга шәһәрендә “Алло, без талантлар эзлибез” республика бәйгесендә Гран-прига лаек булганнар.
Чирмешәндә балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеген тәмамлаган кызларга Алабугадагы мәдәният һәм сәнгать көллиятенә укырга керү өчен сертификат тапшырганнар.
Алар әлегә беренче санлы Чирмешән урта мәктәбенең 9 нчы сыйныфында белем алалар.
Ирина Гришанина фотолары
Нет комментариев