Чирмешәндә кызлар да электрчы һөнәренә кызыга
Район мәктәпләреннән 11 нче сыйныф укучыларының ундүртесе инде электрчы һөнәренә ия.
“Энергосыйныф”ны тәмамлаган 14 укучыга (араларында ике кыз да бар) “Яктырту һәм яктылык челтәрләре буенча 2 разрядлы электромонтажчы” белгечлеге буенча һөнәри белем бирү программасын үзләштерү турында таныклыкларны 1 нче Чирмешән мәктәбенең актлар залында тапшырдылар.
Мәктәп укучылары өчен “Яшь профессионаллар” өстәмә программасы буенча укуларын тәмамлаган егетләрне, кызларны Электр энергетикасы һәм электроника институты директоры вазифаларын башкаручы, “Казан дәүләт энергетика университеты”ның кафедра мөдире Виктор Максимов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова котладылар.
-Укучыларга шундый мөмкинлек булдырган өчен район җитәкчесе Рамил Айбатовка рәхмәт. Аның ярдәме белән барлык финанс чыгымнары район бюджетыннан капланды, - ди Ольга Владимировна. – Мондый проект әле гамәлгә ашырыла гына башлады, сез шундый мөмкинлектән файдаланучы беренче чыгарылыш. Бу өлкәдә эшчәнлекне дәвам итәбез.
Якты Тау егете Ришат Сафин да монда, электромонтажчы белгечлеген үзләштергән. Иске Кади мәктәбе укучысы киләчәктә дә белем алуын шушы университетта дәвам итмәкче.
-Бу уку бик файдалы булды, хәзер һөнәребез бар, бүгеннән эшкә урнаша аласың. Энергокласста алган белемнәребез бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганда да ярдәм итәчәк, - ди 11 нче сыйныф укучысы.
Сүз уңаеннан, быел энергосыйныфта укырга теләүчеләр арткан, тагын 19 егет һәм кыз – 10 сыйныф укучылары белем ала.
Илсөяр Гайнетдинова фотолары һәм видеосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев