Чирмешәндә гала-концерттан кергән акчалар сугышчыларга ярдәмгә тотылачак
Мәдәният

Чирмешәндә гала-концерттан кергән акчалар сугышчыларга ярдәмгә тотылачак

Чирмешәндә 4 апрельдә Ватан сакчылары елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Җиңү хакына” дип аталган “Туган як җәүһәрләре” – “Жемчужины родного края” халык иҗаты район фестиваленең гала-концерты була.

Сайлап алу турында жюри карамагына 278 номер тәкъдим ителгән, шулардан 40лап чыгыш гала-концертка узган. Фестивальдә 45 җәмгыятьтән һәм оешмадан 1010 үзешчән катнашкан. Гала-концерка сатылган билетлардан кергән акчалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмгә тотылачак.

 

 

 

 


Нет комментариев