Әлмәттә ветераннарның “Балкыш” республика үзешчән башкаручылар фестиваленең зона турында чирмешәнлеләр ун концерт номеры тәкъдим иткәннәр, сәхнәгә 50гә якын якташыбыз чыккан.
Әүвәл фестивальнең муниципаль этабы узды. Ветераннар “Вокал-соло”, “Вокал ансамбль”, “Хореография“, “Фольклор коллектив”, “Поэзия – сәнгатьле сөйләм” номинацияләрендә осталыкларын күрсәтте.
-Республиканың ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасының республика Советы рәисе, «Балкыш» фестиваленең оештыру комитеты рәисе урынбасары Хәбир Иштирәков чирмешәнлеләрнең чыгышларына югары бәя бирде. Якташларыбызның барысы да катнашучы Дипломнары белән бүләкләнде, - диде районның ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Миләүшә Батыршина.
Нет комментариев