Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән лицее укучылары татарча спектакль күрсәттеләр

Чирмешән лицееның беренче сыйныф укучылары татар телендә спектакльдә уйнадылар.

Залда утыручы әти-әниләр, әбиләр балалар өчен юкка борчылдылар, кечкенә артистлар сынатмадылар, үз рольләрен бик оста башкардылар.

-Укучыларыбыз лицей сәхнәсендә еш чыгыш ясыйлар. Әле бер сыйныф, әле икенчесе менә шулай осталыкларын күрсәтәләр. Тагын бер сыйныф премьера әзерли, - диде мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Лилия Шәйхетдинова.

Татар сыйныфларында барлык тәрбия чаралары туган телдә уза, төп фәннәрне рус телендә укыйлар икән.  

Ләйсән Гыйматдинованың кызы Азалия дә бүген башка сыйныфташлары белән сәхнәгә чыкты.

-Улыбыз Ранисны да башлангыч сыйныфларда Гөлфия Сәлимҗан кызы укытты. Ул аларны чыгарган елны кызыбыз Азалия беренче сыйныфка керде һәм без аны шул ук укытучыга бирдек, - диде кызының чыгышын карарга килгән Ләйсән. – Уйлап та тормадык, икесен дә татар сыйныфларына бирдек. Русча да беләләр, татарча да яхшы сөйлиләр.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев