Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәннең рок төркеме гастрольләргә чыкты

    Әккәрәй мәдәният йортында “Невада” кавер рок төркеме концертына хәтта күрше авыллардан да килгәннәр.

    Әлеге төркем районыбызда, яшьләрнең ял итү үзәге каршында оешкан. Дүрт егет: Айнур Заһитов, Руслан Васильев, Айрат Сәлманов, Данир Вилданов  концерт программасы белән чыгыш ясар алдыннан бер елга якын репетицияләр үткәргәннәр, репертуар туплаганнар.

    Реклама

    -Бүген безнең “багажда” 20 гә якын җыр бар,  - ди төркемнең солисты Айнур Заһитов. – Әккәрәйдә тәүге концертыбыз  булды. Без башка авылларда да чыгыш ясарга планлаштырабыз, якын арада Ивашкинога барырга җыенабыз.

    Айнур Загитов фотолары 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: