Балалар сәнгать мәктәбе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясенең райондагы вәкиллеге үзләренең иҗат проектлары белән республикакүләм бәйгедә катнашып, 500 мең сум күләмендә грант отканнар.
-Әлеге акчаларны райондагы Дуслык йортын җиһазландыруга юнәлдерәбез, - диде җиңү яулаган “Этнотәнәфес” проектын эшләүче, район мәдәният йорты директоры, вәкиллекнең җитәкчесе Әлфия Закирова. – Манекеннар, милли киемнәр, мультимедиа җиһазлар алырга планлаштырабыз.
Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Алия Баһаутдинованың “Дуслыкка нигезләнгән мәдәниятләр союзы” проекты да югары бәя алган һәм “Милли музыка - хореография сәнгатен һәм халык инструменталь традицияләрен популярлаштыру, үстерү һәм саклап калу буенча иң яхшы проект” номинациясендә җиңү яулап, шулай ук 500 мең сум грант белән бүләкләнгән.
фото: автор
Нет комментариев