Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Йолдызлык” фестивалендә призлы урыннар яулаган чирмешәнлеләр Казанга барачаклар

Чистай шәһәрендә узган "Созвездие-Йолдызлык-2021" ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона турында якташыбыз Анна Иванова (җитәкчесе Әлфия Закирова) “Вокал-соло” номинациясендә беренче урынны яулаган.

Фестивальдә барлыгы районнан 5 яшьтән 21 яшькә кадәр 64 кеше үз осталыгын күрсәткән, чирмешәнлеләр “Конферанс”, “Вокал-соло”, “Вокал ансамбльләр”, “Хореография” номинацияләрендә 26 концерт номеры тәкъдим иткәннәр.

Конферанслар Азалия Фарисова, Аида Ахметова (җитәкчеләре Агриппина Рыбакова) һәм җырчы Яна Разукова (җитәкчесе Әлфия Закирова) икенче урында.

“Бәхетле балачак” бию коллективы (җитәкчесе Ирина Гришанина), “Күңелле Челлендж” вокал ансамбле (җитәкчесе Наталья Иляева), конферанс Айгөл Ногманова (җитәкчесе Агриппина Рыбакова) - махсус приз ияләре.

Зона этабында уңышлы чыгыш ясаган яшь артистларыбыз апрель башында фестивальнең гала-концертында да катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев