Чирмешәнлеләр хозурына яңа спектакль әзерләнә
Мәдәният

Чирмешәнлеләр хозурына яңа спектакль әзерләнә

Чирмешән татар халык театры тамашачыларына яңа спектакль тәкъдим итәргә җыена. Үзешчән артистлар Фоат Садриевның өч пәрдәле “Җәмиләнең җенләнүе” комедиясен әзерли.

Спектакльдә 7 кеше уйный, төп рольдә – Тәския Кәримова. Район мәдәният йорты сәхнәсендә репетицияләр башланган.

-Комедияне апрель аенда тамашачыларга тәкъдим итәргә ниятләп торабыз, - ди спектакльнең режиссеры Әлфия Закирова. – Гадәттә, спектакльләребезне беренче булып Әмир авылы сәхнәсендә уйныйбыз. Быел да шулай булыр төсле, алардан чакыру алдык инде.

фото: архив


Нет комментариев