Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәнгә Ижевскидан туристлар килгән

Узган елны республиканың көньяк-көнчыгышында ачылган "Татарстанның алтын дагасы" - "Золотая подкова Татарстана" туристик маршруты безнең район аша да узды. Дөрес, бүген Чирмешәнгә туристлар " агыла" дип булмый, шулай да кызыксынучылар бар, әйтик, соңгы төркем "Ижминводы" шифаханәсеннән килгән булган. -Безнең районның туристик потенциалы зур , - ди бу туристик проектта районны...

Узган елны республиканың көньяк-көнчыгышында ачылган "Татарстанның алтын дагасы" - "Золотая подкова Татарстана" туристик маршруты безнең район аша да узды.

Дөрес, бүген Чирмешәнгә туристлар " агыла" дип булмый, шулай да кызыксынучылар бар, әйтик, соңгы төркем "Ижминводы" шифаханәсеннән килгән булган.
-Безнең районның туристик потенциалы зур , - ди бу туристик проектта районны тәкъдим иткән һәм җиңүчеләр исемлегенә кергән мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова.- Туризмны үстерү өчен барлык мөмкинлекләребез дә бар- искиткеч матур табигать, бай тарих, гореф - гадәтләрен саклап килгән төрле милләт вәкилләре туристларга ошамый кала алмый. Килгән кунаклар да күргәннәрдән бик канәгать калалар. Әмма районга туристларны җәлеп итү өчен бу гына аз. Әлеге юнәлештә район күләмендә җитди эш алып бару сорала.
Экскурсияләрне оештыручы Валентина Витальевна туристларны әүвәл Чирмешән Крепосте (тарихи вал) белән таныштыра. Крепость буларак ул 1731нче елны төзелә, әмма аңа 1717 нче елны ук нигез салынган була. 1774нче елны Чирмешән крепостена Пугачевның көрәштәшләре һөҗүм итә. Мондагы гарнизон бу бәрелештә җиңү яулый. Соңрак биредә Чирмешән авылы барлыкка килгән.
Мемориаль үзәктә тупланган экспонатлар, документлар, фоторәсемнәр районның тарихын ачыграк күзалларга ярдәм итә. Биредә 3000нән артык райондашыбыз турында мәгълүмат саклана.
Туган як тарихы музеен, Геройлар Аллеясын , планетарийны, Җиңү паркын да кунаклар зур кызыксыну белән карап чыгалар.
Мемориаль үзәк директоры әйтүенчә, районда авыл туризмын үстерү өчен дә уңай шартлар бар. Билгеле, зур шәһәрләрдән ерак урнашкан районга чит ил кунаклары еш килмәс, әмма якын тирәдә урнашкан шәһәр халкында авыл тормышы кызыксыну уятырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Ижевск Татарстанның Алтын дагасы

2
X