Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндәге «Ромашка» бакчасында чуваш гореф-гадәтләрен өйрәнәләр

“Уяв”, “Акатуй”, “Саварни”... “Ромашка” балалар бакчасында эшләүче “Дуслык салават күпере” чуваш гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен өйрәнү түгәрәгендә балалар шундый бәйрәмнәрдә дә катнаша.

-Түгәрәк эшчәнлегендә балалар белән чуваш халкының мәдәниятен өйрәнәбез. Туган илгә, чуваш теленә шулай итеп тә мәхәббәт тәрбиялим, - ди өлкән тәрбияче, түгәрәк җитәкчесе Татьяна Вәлиева.

Сүз уңаеннан, үзе рус милләтеннән булган Татьяна Николаевна чуваш теленә  студент елларында якыная. Аның группадашы, дусты - чуваш кызы Зина иптәшен дә үзләренең йолалары, көнкүрешләре, бәйрәмнәре белән таныштыра. Соңрак инде гаилә дуслары да чуваш милләтеннән булып, алар белән дә тыгыз аралашалар.

Түгәрәктә чуваш милләтеннән булган 14 малай һәм кыз шөгыльләнә. Алар җырлар, шигырьләр, биюләр, уеннар өйрәнәләр, милли киемнәр белән танышалар.

-Күптән түгел без “Саварни” дигән бәйрәм үткәрдек, ул русларның Май чабуы кебек. Балалар бик кызыксынып катнаштылар. Шушы чаралар аша аларга әби-бабаларының көнкүреше, гадәтләре турында аңлатырга тырышам, - ди Татьяна Николаевна. - Хәзер “Чуваш утырмалары” дигән бәйрәмгә әзерләнәбез. Элек авылларда яшьләр җыелып кич утырган, такмаклар әйткән кебек оештырабыз.

Уку елы ахырында,  түгәрәк эшчәнлеген тәмамлап, монда, язгы кыр эшләре башлануына багышланган “Акатуй” бәйрәмен оештырмакчылар. Анда инде ел дәвамында өйрәнгән, үзләштергән белемнәрен әти-әниләргә дә күрсәтергә ниятлиләр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев